MegaHit.org » Поп » Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында

Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында

  • Слушали: 7
  • Жанр: Поп
  • Год: 2023
  • Длительность: 4:29
  • Качество: 320 kbps
  • Лейбл: Dk Media
  • Дата релиза: 02 июля 2023
Слушать бесплатно
Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында
Скачать песню
Нравится альбом?
Да (0%)
Нет (0%)

Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында текст

Теләкләрне ихлас тели белсәң,
Канат куя диләр фәрештә.
Хыял белән яшәү кирәктер ул
Ул юл башы гүя һәр эштә.


Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Хисләребез моңнан булгангамы,
Җыр канаты безнең иңнәрдә.
Җырлап яшәү үзе матурлык ул,
Тик иминлек булсын җирләрдә.

Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Хыял сукмаклары серле була,
Йолдызы да яна яктырак.
Озын булса булсын, тик хыялның
Чынга ашулары татлырак.

Өметләрсез кеше яши алмый,
Теләкләрсез атмый таңнар да.
Хыял күперләре бик кирәк ул
Гомер мизгелләрен ялгарга.

Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева - Хыял канатында клип

Еще песни от Лилия Муллагалиева, Айгуль Бариева
Комментарии (0)
Комментировать
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив

00:00
00:00