MegaHit.org » Музыка мира » Татарская музыка » Лилия Муллагалиева - Елмаегыз

Лилия Муллагалиева - Елмаегыз

  • Слушали: 10
  • Жанр: Татарская музыка
  • Год: 2023
  • Длительность: 4:26
  • Качество: 320 kbps
  • Лейбл: Dk Media
  • Дата релиза: 02 июля 2023
Слушать бесплатно
Лилия Муллагалиева - Елмаегыз
Скачать песню
Нравится альбом?
Да (0%)
Нет (0%)

Лилия Муллагалиева - Елмаегыз текст

Матурлыкны күргән чакта күңел көлә,
Матурлыкны аңлый белә күңел генә!
Һәркемнең дә күңеленә бәйрәм кирәк,
Шуңа күрә, елмаерга кирәк күбрәк!

Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз,
Матур үтсен кичләрегез, таңнарыгыз!
Чынга ашсын уйларыгыз, хыялыгыз,
Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз!!!

Ак чәчәкләр үссен барыр юлыгызга,
Сандугачлар сайрап торсын талыгызда!
Йортыгызга иман нуры тулып торсын,
Сокланудан көн дә кояш көлеп торсын!

Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз,
Матур үтсен кичләрегез, таңнарыгыз!
Чынга ашсын уйларыгыз, хыялыгыз,
Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз!!!

Үзебездән тора бәйрәм, матур тормыш,
Елмайганга усал була алмый язмыш!
Матур талга гына кунып сайрый кошлар,
Көнебезне елмаюдан башлыйк дуслар!!!

Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз,
Матур үтсен кичләрегез, таңнарыгыз!
Чынга ашсын уйларыгыз, хыялыгыз,
Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз!!!

Безгә кояш иртә таңнан көлеп тора,
Ничек елмаерга икән, аннан сора!
Елмаерга сәбәп тапсаң - сәбәп була,
Күтәренке кәеф булса - юлың уңа!

Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз,
Матур үтсен кичләрегез, таңнарыгыз!
Чынга ашсын уйларыгыз, хыялыгыз,
Елмаегыз, елмаегыз, елмаегыз!!!

Лилия Муллагалиева - Елмаегыз клип

Комментарии (0)
Комментировать
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив

00:00
00:00