MegaHit.org » Поп » Айзилә Зинатуллина - Безнең әлифба

Айзилә Зинатуллина - Безнең әлифба

  • Слушали: 96
  • Жанр: Поп
  • Год: 2022
  • Длительность: 3:36
  • Качество: 320 kbps
  • Лейбл: All Star Music
  • Дата релиза: 01 февраля 2024
  • В подборке: Песни в машину
Слушать бесплатно
Айзилә Зинатуллина - Безнең әлифба
Скачать песню
Нравится альбом?
Да (0%)
Нет (0%)

Айзилә Зинатуллина - Безнең әлифба текст

Алма “А” дан башлана

“Ә” дән Әти-Әни

“Б” дан башлана “Биш”ле

Бишектәге Бәби

Ватан “В” дан башлана

Ватан ул бер генә

“Г” – гармун, уйнар идем

Басып телләренә

“Д” дан Дәрес һәм Дәфтәр

Дуга белән Дага

“Е” дан башлана Елан

Тирән сулы Елга

“Ё” дан башка булалмый

Шофёр һәм Самолёт

“Ж” – Жираф белән Журнал

Өстемдәге Жилет



“Җ” дигәндә телемә

Килә татлы Җиләк

Җәйләр Җиткәч мин аны

Җыярмын бер чиләк

“З” дигәндә Зебра

“И” дигәндә Икмәк

Ә кыска “Й” дигәндә

Йолдыз белән Йөрәк

“К” – Кояш, Кавын, Карбыз

“Л” – Ләкләк, Леопард

“М” – Мәктәп, Мәк чәчәге

“Н” – хуш исле Нарат

“Ң” хәрефеннән башка

Булмас иде чаҢгы

Яшәртеп табигатьне

Яумас иде яҢгыр



Оя “О” дан башлана

“Ө” дән Өй белән Өн

“П” дан шаян Песием

Сөт эчә ул һәркөн

“Р” дан Рояль, Ракета

Ромашка чәчәге

“С” дан башлана Сыер

Суган белән Сөлге

”Т” – Туган Татарстаным

Газиз Татар Телем

“У” – Урман һәм Умарта

“Ү” – Үрмәле гөлем

“Ф” хәрефе үзе бит

Охшап тора филгә

Хатның “Х” дан башланганын

Һәр укучы белә



Һәйкәл сүзе беләм мин

“Һ” белән языла

“Ц” дан башланган сүзләр

Циркуль, цирк була

“Ч” – Чәчәкле Чынаяк

“Ш” – Шалкан, “Щ” – Щетка

Калынлык билгесе бар

Минем алЪяпкычта

Ылыс «Ы» дан башланып

Тарата хуш исен

СәгатЬтә онытма син

Нечкәлек билгесен

“Э” – тугры Эт, “Ю” – Юрган

“Я” – Ямьле Языбыз

Могҗизалар иле ул

Безнең әлифбабыз



Могҗизалар иле ул

Безнең әлифбабыз

Айзилә Зинатуллина - Безнең әлифба клип

Еще песни от Айзилә Зинатуллина
Комментарии (0)
Комментировать
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив

00:00
00:00